“Ризыгың шифа булсын-диеталы туклану китабы”, Сәмәния Шәрипова-Нәсиха Мөхәммәтҗанова. Рецензенты: Хабирова Г. Ф. – доктор медецинских наук. Заслуженный врач Р.Т. Даутов Ф. Ф. Заслуженный деятель науки Р.Т. доктор медицинских наук, профессор. Хамидуллин Р. И. – доктор медицинских наук Зав. кафедрой Казанской гос. мед. академии, кафедра терапии семейной жизни. Товар есть в наличии.
Дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе. Әммә, билгеле булганча, тормыш-көнкүрештәге төрле сәбәпләр аркасында һәрвакыт тиешенчә генә тукланып яши алмыйбыз. Моңа организм төрлечә җавап бирә һәм кайчакта кешедә төрле авырулар башланырга мөмкин. Теге яки бу очракта авыру кешегә нинди азыклар белән туклану файдалырак икәнен белү әһәмиятле, һәм монда иң мөһимә – ашау тәртибе, аңа игътибарлы булу.
Ашау тәртибе дип әйтүебез юкка гына түгел. Чөнки нинди ризыкны нәрсә белән кушып, күпме күләмдә һәм кайсы вакытларда ашауга карап, аның организмда сеңүе – үзләштерелүе дә төрлечә була.
Азык дару кебек тәэсир итсен өчен аның затлы, кыйммәтле булуы түгел, ә бәлки азык составында кирәкле элементларның җитәрлек булуы мөһим. Дөрес туклану, сихәтлекне саклаудан тыш, гомеребезне дә озайта. Борынгылар сүзенә караганда, кешенең җияр ризыгы билгеле бер күләмдә, шул җияр ризыгы беткәч, ул бу фани дөнья белән хушлаша….
Шифалы туклануга багышланган бу китапта киң кулланыла торган арзанлы, шул ук вакытта дарудай шифасы тиярлек азыклар турында сүз барыр.
Китап Һәркемгә дә файдалы ярдәмлек булыр дип өметләнәбез.
Эчтәлек: Кыскача гына милли туклану турында, Шифалы туклану, Витаминнар һәм макро-, микроэлементлар, Шифалы ризыкларның бүленеше, Ашамлыкларны әзерләү, Ашлар, Салкын нигъмәтләр, аш алды кабылыклары, Яшелчә нигъмәтләре, Балык ашлары, Пешкән ит ризыклары, Томалап мичтә пешкән итле ризыклар, Йомырка һәм эремчек ризыклар, Эчемлекләрнең шифасы турында, Кремнар, Камыр ашлары, Кондитер ризыклар, Салатлар, Орлык, җиләк-җимеш ризыклары, Табигать хәзинәсеннән, Чи ризыкларның шифасы, Максатлы ачыгу, Дөнья кирәк – яраклары, Агулы матдәләр белән эшләгәндә агулануны ризык ярдәмендә кисәтү, Ашау – эчу әдәбе, Кунак чакыру нечкәлекләре, Төрле илләрнең милли ашлары, Күләм үлчәвен авырлыкка күчерү, Дезенфекция, дезинсекция, дератизация, Үсемлекләр сүзлеге, Аш-су терминнары, Әдәбият.
Китаптан күчереп язганда чыганакны күрсәтү мәҗбүри. Шарипова Самания Шариповна, Мухаметзянова Насиха Шариповна: “Целебное питание”.